16+

Тинчурин театрының ел артисты исеменә кем лаек?

Тинчурин театры 2021-2022 ел сезондагы иң яхшы актерын һәм актрисасын билгеләү өчен «Тамашачы фикере» проектын башлады.

Тинчурин театры 2021-2022 ел сезондагы иң яхшы актерын һәм актрисасын билгеләү өчен «Тамашачы фикере» проектын башлады.

Җиңүчеләр 26 декабрьдә билгеле булачак.

«Ел актерларын сайлау Тинчурин театрының сайтында, вконтакте челтәрендә һәм телеграм каналында бара», дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге.

Тинчурин театрының «Иң яхшы актеры» һәм «Иң яхшы актрисасы» исеменә дәгъва итүче артистлар исемлеге тамашачы фикерен исәпкә алып төзелде. Алар барысы да 2021-2022 елларда куелган «Кияү урлау», «Ядәч! Исемдә!», «Мәдинә», «Асылкош», «Беренче театр», «Менә сиңа куш кулым», «Кара пулат», «Ал яулык, зәңгәр шәл», «Хан кызы Турандык», «Тылсымлы арена» спектакльләрендә катнаша.

Тинчурин театрының «Иң яхшы актеры» исеменә Зөфәр Харисов, Айдар Фәтхрахманов, Алмаз Фәтхуллин, Артем Пискунов, Булат Зиннәтуллин, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Ирек Хафизов, Рамил Минханов, Ренат Шәмсетдинов, Рөстәм Гайзуллин, Салават Хәбибуллин, Эдуард Никитин дәгъва итә.

«Иң яхшы актриса» исеменә Айсылу Мөсәлләмова, Альбина Гашигуллина, Гөлназ Нәүмәтова, Гүзәл Гайнуллина, Диләрә Фәттахова, Әдилә Хәсәнова, Зөлфия Вәлиева, Лилия Мәхмүтова, Резедә Сәләхова, Сәкинә Минханова дәгъва итә.

Җиңүче актер белән актрисага бүләккә «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясеннән авиабилетлар биреләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading