16+

Әтисе кызын буган өчен 5 мең штраф түләячәк

Кызын кыйнаган өчен Әлмәт кешесе 5 мең штраф белән котылачак – суд карары шундый.

Кызын кыйнаган өчен Әлмәт кешесе 5 мең штраф белән котылачак – суд карары шундый.

Бу хакта kazanfirst.ru хәбәр итә.   

Әти кеше кызы белән низагка кергән. Ярсыган ир кызын идәнгә егып салган да күкрәгенә бер кулының терсәге белән баскан. Соңыннан, уң кулы белән муенын эләктереп алып, буа башлаган. Нәтиҗәдә кызның муен, кулбашы, күкрәгенә кан сауган, маңгае һәм муены сыдырылган.

Экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, ата кызының сәламәтлегенә зарар китергән. Җитди зур зыян булмаганлыктан, ир кеше 5 мең штаф белән генә котылган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading