16+

Әтисе машинада бикләп калдырган яшь ярымлык баланы коткарганнар

Казанда ЮХИДИ инспекторлары машинада бикләп калдырылган яшь ярымлык баланы коткарган. Бу хакта инстаграмда Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтенең рәсми битендә хәбәр ителә.

«Бүген көндез Казанның 1 май урамында бер хатын-кыз ЮХИДИ автомобиле янына ярдәм сорап килде. Ул парковкада торган чит ил машинасында яшь ярым тирәсендәге бала үзе генә утыруын әйтте. Сабый 40 минуттан артык машина эчендә ялгыз утыра, елый, аңа һава җитми», - дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә.

Полиция капитаны Рөстәм Фәйзиев һәм полициянең өлкән лейтенанты Алмаз Шәрипов автомобиль янына барып, баланы урамга чыгаралар. ЮХИДИ инспекторлары сөйләгәнчә, сабый кызарып беткән, калтырап, елап утырган.

Урынга медицина хезмәткәрләрен чакыртканнар. Алар балага кызу капкан дип диагноз куйган. Сабыйны ашыгыч ярдәм машинасында 1 нче шәһәр балалар поликлиникасына китергәннәр.
Берничә минуттан соң машинасы янына малайның әтисе килгән. Ул эш буенча китүен әйткән. Барлык материаллар да урында Балигъ булмаганнар бүлекчәсе инспекторына тапшырылган.

Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading