Хатынның элеккеге ире кызын балалар бакчасыннан алган һәм әнисенә күрсәтмәгән.
Скопировать ссылку
Хатынның элеккеге ире кызын балалар бакчасыннан алган һәм әнисенә күрсәтмәгән.
Казанда приставлар әтисе урлаган биш яшьлек кызны әнисенә кайтарган. Бу хакта Россия Суд приставы хезмәтенең федераль идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә буенча баш белгеч Лилия Хәлимова хәбәр итте.
Казанның Вахитов районы судына хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Аның элеккеге ире биш яшьлек кызын балалар бакчасыннан алган һәм әнисенә баланы күрсәтмәгән.
Суд баланың әнисе белән яшәү урынын билгеләде. Әмма кызның әтисе һәм аның ата-анасы баланы приставлардан яшерергә тырышкан.
Комментарийлар