16+

Әтисен үтерүдә шикләнелүче студент "Рубин"ның элеккеге футболчысы булып чыккан

21 яшьлек егет әтисе, 62 яшьлек КаМАЗ менеджеры Валерий Адаричевны үтерүдә шикләнелә. 

21 яшьлек егет әтисе, 62 яшьлек КаМАЗ менеджеры Валерий Адаричевны үтерүдә шикләнелә. 

3 август көнне Чаллы шәһәрендә коточкыч фаҗига килеп чыга. Әти кеше эштән кайтканнан соң, фатирдан телевизор югалуы турында белеп ала. Баксаң, кече улы комарлы уеннарда бар нәрсәсен оттырган, инде менә хәзер өйдән техниканы чыгарып сата башлаган. Әти белән улы арасында тавыш чыга. Соңгысы әтисенә берничә тапкыр пычак белән кадый, өйдә бу вакытта булган әнисенә дә ташлана. Аннан соң үзе чыгып китеп качмакчы була. 62 яшьлек Валерий Адачев алган яралардан һәлак була. Аның тормыш иптәше исән кала, хәзер ул Чаллы хастаханәсендә дәвалана. Җинаятьтә шикләнелүче 21 яшьлек студентны хокук сакчылары кайнар эздән таба. Хәзер ул сак астында. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә. 

6август көнне улы кулыннан һәлак булган Валерий Адаричевны соңгы юлга озаттылар. 
Әлеге гаиләдә ике ул тәрбияләнгән. Әтисен үтерүдә шикләнелүче Антон кече уллары. Әле яшүсмер вакытында ук Казанга күченеп киткән, егет спорт белән мавыккан һәм "Рубин"футбол клубында тәрбияләнгән. Антон профессиональ карьерасын 18 яшендә тәмамлый. Аннары Казанның "Смена" командасы һәм Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе командасы өчен чыгыш ясаган. Ул Россия кооперация университетының Казан кооператив институтында белем алган. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading