16+

Әтисен үтереп карават астына яшергән

Казанда улы әтисен үтереп, карават астына яшереп куйган. Мәрхүмнең гәүдәсен кызы тапкан.

Казанда улы әтисен үтереп, карават астына яшереп куйган. Мәрхүмнең гәүдәсен кызы тапкан.

Казанның Әмирхан урамында 62 яшьлек ирнең үле гәүдәсе табылган. Аны 31 яшьлек улы күп тапкыр пычак белән кадап үтергән. 

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 5 сентябрь көнне ата белән ул арасында низаг чыккан. Нәтиҗәдә улы әтисен пычак белән кадап үтергән һәм үле гәүдәсен коверга төреп карават астына яшергән.

Мәрхүмне кызы эзләп тапкан. Ул әтисе шалтыратуларга җавап бирмәгәч килгән була. 

Егет үз гаебен таныган. Аңа карата җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading