16+

Тишеген тишек, әмма бу башка тишек: Испаниягә гол керткән Дзюбаның кулында укол эзе?!

Россия-Испания уены тәмамлануга чит ил басмалары Артем Дзюбаның фотосын урнаштырып, аның кулында укол эзе булуына басым ясаганнар. Дзюба Испания капкасына пенальти типкән иде.

Молдова журналистлары шул рәвешле Россия спортчыларын кабат допинг куллануда гаепләп чыкмакчы булган, моны исбатлау өчен Дзюбаның фотосын урнаштырганнар. Фото белән генә берни исбатлап булмый, билгеле, җитмәсә, фотошоп кебек программалар ярдәмендә әллә кайсы җирләрдә әллә нинди тишекләр ясап була. Әмма ул уенның күпләгән фотоларын җентекләп карасаң, чыннан да, Дзюбаның сул беләгендә укол эзе күренә. Россия җыелма командасының табибы Эдуард Безуглов сүзләренчә, спортчыларның сәламәтлеген контрольдә тоту өчен анализга кан алына, шул исәптән венадан да. Кыскача әйткәндә, спортчыларның сәламәтлегенең нинди хәлдә булуын ачыклау һәм шулардан чыгып аңа уенда катнашу вакыты билгеләү өчен бармактан да, венадан да кан алына. 
Футболчылардан да кан алынганын һәм аларның да кулларында укол эзе калганын Молдова журналистлары белмәгәндер бәлки, әмма аларның сенсациясе барып чыкмаган. Җентекләп карап, әллә кемнең әллә нинди тишекләрен табарлар әле.

фото: tsargrad.tv

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading