16+

Тиз йөрешле автотрасса Татарстанның 6 районы аша узачак

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автотрассасы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнары буенча узачак.

Мәскәү – Түбән Новгород – Казан тиз йөрешле автотрассасы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Кама Тамагы, Лаеш һәм Питрәч районнары буенча узачак.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин сүзләренчә, трасса Татарстан буенча 133 чакрым озынлыкта җәелә һәм Саескан Тавы (Сорочьи Горы) — Шәле транспорт юл киселешендә төгәлләнәчәк. Тиз йөрешле юл халыкара трассаның “Көнбатыш – Көнчыгыш” транспорт коридоры булып торачак. Аның гомуми озынлыгы 726 чакрым. Машиналарның уртача тизлеге сәгатенә 120 чакрым булачак. Юл төзелешен Россия җитәкчеләре сентябрь ахырында кабул итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading