16+

Тиздән Татарстанның алтын йөз эшмәкәре билгеләнәчәк

Декабрь ахырында Татарстанның иң яхшы 100 эшмәкәре билгеле булачак.

Тиздән Татарстанның алтын йөз эшмәкәре билгеләнәчәк

Декабрь ахырында Татарстанның иң яхшы 100 эшмәкәре билгеле булачак.

Республиканың икьтисад министрлыгы 2013 елдан бирле "Ел эшмәкәре.Алтын йөзлек" бәйгесе уздыра. Быел бу конкурска 300 гә якын гариза инде кабул ителгән. Эшмәкәрләр төрле номинацияләрдә үз эшчәнлекләрен чагылдырып, бизнесны үстерүдә яңа алымнар тәкьдим итеп эссе язып җибәрергә тиеш. Аеруча хезмәтләр өлкәсе,яшь эшмәкәр, җитештерү номинацияләрендә катнашучылар күп икән. Быел беренче тапкыр "Хәләл: җитештерү һәм хезмәтләр" номинациясе булдырылган. Бу юнәлештә әлегә 30 гына эш кабул ителсә дә, идеяләр кызыклы. Казылык җитештерүдән алып хәләл чәчтарашханә булдыруга кадәр тәкьдимнәр бар. Болардан тыш эшмәкәр ләр төзелеш, транспорт, авыл хуҗалыгы, социаль өлкә,  югары инновацияле технологияләр тармагы буенча да фикерләрен җиткерә ала.

Россиянең яшь эшмәкәре исеменә лаек булган Тимур Демин спорт өлкәсен сайлаган. " Бу өлкә минем үземә якын, спорт белән шөгыльләнәм. Әлеге өлкәдә сервисны үстерергә кирәк. Беренче күнегүләрдән соң ук нәтиҗә булырлык, шәхси якын килеп эшләүче хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән спорт үзәкләренә ихтыяҗ бар. Статистика буенча спорт белән шөгыльләнүчеләр шактый булса да, чынлыкта алар азрак. Шуңа да кешенең үзаңын үзгәртергә, спортка тартырга тырышам",- ди Тимур Демин.

 Яшь эшмәкәрләрнең эшләре 14 декабрьгә кадәр кабул ителә. Аннары www.100rt.ru сайтында һәр кеше теләгән номинантына тавыш бирә ала. Җиңүчеләрне билгеләүдә тавыш бирү нәтиҗәләре белән бергә эшмәкәрнең еллык уңышлары, ничә кешене эш белән тәэмин итүе, керемнәренә дә игътибар биреләчәк.

Татарстанның иң яхшы 100 эшмәкәрен 24 декабрьдә Эшмәкәрләр йортында тәбрикләячәкләр.

Татарстанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды коммерциячел булмаган оешманың генераль директор урынбасары Римма Хөсәенова әйтүенчә, эшмәкәрләр йорты бизнес белән шөгыльләнүчеләрне берләштерү мәйданы. Монда барлык шартлар да тудырылган. 100 дән артык хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәк, консультация алу - барысы да бер урында. Бәйгедә җиңү эшмәкәрләргә үзләрен танытырга, бизнесларын үстерергә, яңа элемтәләр урнаштырырга ярдәм итәчәк.

 

Фото: Татар-информ

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading