16+

Түккән акчаларыгызны кире кайтара аласыз

Спорт белән түләүле шөгыльләнеп, акчаның бер өлешен кайтарып булачагы хакында ишетүчеләр бармы әле арагызда? Әллә ул канун хакында ишетми дә калган идегезме?

Спорт белән түләүле шөгыльләнеп, акчаның бер өлешен кайтарып булачагы хакында ишетүчеләр бармы әле арагызда? Әллә ул канун хакында ишетми дә калган идегезме?

Канун гыйнвар аенда беренче укылышта кабул ителгән иде. Икенче укылышка аны үзгәрешләр белән әзерләгәннәр. Депутатлар балалары спорт ярата торган әти-әниләр өчен дә шатлыклы хәбәр җиткерә. Дәүләт Думасында балалар өчен алынган абонементларның да бер өлешен кайтару мәсьәләсе каралачак.

«Инициатива сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән. Бу мөмкинлек балаларны гаиләгә тәрбиягә алучыларга да бирелә. Максат – спортны мөмкин кадәр халыкка якын итү, шул исәптән яшь гаиләләргә дә», – ди парламентның бюджет һәм салымнар буенча комитет әгъзасы Валерий Скруг.

Түләүле шартларда спорт белән шөгыльләнүдән кайтара торган салым күләме 15,6 мең сумнан артмаска тиеш.
Хәзерге вакытта дәвалану, белем алу, хәйриячелек өчен акчаны кире кайтару мөмкинлеге каралган. Моның өчен хезмәт күрсәтү турындагы килешүнең күчерелмәсе һәм акча түләгәнне раслый торган чек кирәк.

Фото: https://pixabay.com/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading