16+

Тәүлек дәвамында сакта

Төнге урман, төнге зират буе, табигый ки, һәр кешене шомландыра. Төнге Казанда хәлләр ничек икән?

Тәүлек дәвамында сакта

Төнге урман, төнге зират буе, табигый ки, һәр кешене шомландыра. Төнге Казанда хәлләр ничек икән?

– Җәмәгать иминлеге тәүлек дәвамында уяу сакта. Казан кич­ләренә курыкмыйча керегез, – дип, ышандырып җавап кайтарды журналистларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең патруль-пост хезмәте полкы командиры Сергей Чанкин.

Башкалада көн саен җәмәгать имин­леге сагына полициянең 200 хезмәткәре баса: 50 авто һәм 20 җәяүле патруль.

– Татарстан Президенты һәм хөкүмәте ярдәмендә безнең полк­ның техника паркы, компьютер аппаратлары белән җиһазланышы бик яхшы. Күрше республикалардан Универсиада һәм Футбол буенча дөнья чемпио­наты матчлары вакытында Казанга ярдәмгә килгән полиция хезмәткәрләре, безнең матди-техник базаны күреп, ак көнләшү белән көнләштеләр. Халыкара спорт чаралары имин узды, кунакларга һәм чит ил туристларына һөҗүм итүләр булмады, – диде полиция полковнигы Сергей Чанкин.

Казанда урамнарга һәм ишегалларына «Имин шәһәр» программасы кысаларында, инде 1494 видеокамера урнаштырылган. Шул видеокамералар ярдәмендә быелның сигез аенда 109 җинаять ачылган. Казанның патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре, тулаем алганда, быелның сигез аенда 639 җинаятьне ачкан, шуның 228е «кайнар эздән».

Патруль-пост хезмәте полкының беренче командиры Николай Иваниловны зур хөрмәт йөзендә хәтердә тоталар полкта.

– Безнең полкта 700 кеше, шуның 83е – хатын-кызлар. Армия хезмәтен узган 35 яшькә кадәрге ир-атлар рәхим итеп безгә эшкә килсен. Рядовойларның хезмәт хакы – 30, ә офицерларныкы 40-50 мең сум, хезмәт дәвамында фатир алу мөмкинлеге дә бар, – диде Сергей Чагин.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading