16+

Тәүлек эчендә 61 татарстанлы коронавирус йоктырган

17 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда "коронавирус инфекция"се диагнозы 9366 тапкыр куелган.

17 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда "коронавирус инфекция"се диагнозы 9366 тапкыр куелган.

Узган тәүлектә Татарстан территориясендә Covid-19 ның 61 яңа очрагы ачыкланган. Аларның берсе генә читтән кайткан кешедә табылган, калганнары бу чирне элемтә аша йоктырганнар. Бу хакта республика сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

"9 кеше хастаханәгә озатылган, 52се өйдә дәвалану ала", - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Инфекция йоктыручылар арасында 30 яшьтән 50 яшькә кадәрге татарстанлылар - 28 кеше, икенче урында 60тан 70 яшькә кадәрге төркем - 15, антирейтинг өчлеген 50 яшьтән 60 яшькә кадәрге категория йомгаклый- сигез хаста.

Яңа очракларның күбесе Казанда теркәлгән - монда узган тәүлектә берьюлы утыз биш кеше авырып киткән. Икенче урында - Әлмәт, Буа, Югары Ослан, Лениногорск районнары, аларда өчешәр яңа очрак ачыкланган, өченчедә - Азнакай, Бөгелмә, Лаеш һәм Саба районнары - икешәр авыру.

17 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда "коронавирус инфекция"се диагнозы 9366 тапкыр куелган. 8223 хаста сәламәтләнгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading