16+

Түлисең килмәсә - штраф

Бүгеннән Казандагы муниципаль парковкалар тулы көченә хезмәт күрсәтә башлаячак.

Түлисең килмәсә - штраф

Бүгеннән Казандагы муниципаль парковкалар тулы көченә хезмәт күрсәтә башлаячак.

Тест режимында эшли башлаган көннән 2000 кеше «тимер ат»ын түләүле парковкада куеп калдырганы өчен акча түләп, бюджетка 200 мең сум чамасы акча кергән. Машина йөртүчеләр хезмәт өчен үзләренә уңайлы юл белән түли ала: банк яки транспорт картасы, SMS, мобиль кушымта яки «Казанский паркинг» веб-порталы аша. Ә Казан үзәгендәге юл буйларында урнашкан паркинглар өчен акча түләүдән "качкан" йөртүчеләргә 2500 сум күләмендә штраф сала башлаячаклар.

- Безнең максат акча эшләү түгел, ә юл хәрәкәтен камилләштерү. Без дөньякүләм һәм россиякүләм тәҗрибәне өйрәнеп эш итәбез. Шәһәр үзәгенә эш белән килүчеләргә машина кую өчен менә дигән урыннар бар. Алар биредә машиналарын кыска вакытка калдыра ала. Әгәр дә инде алар Казан үзәгендә озакка туктала икән, күпкатлы паркинглардан файдалану мөмкинлеге тудырылган, - ди шәһәр җитәкчелеге.

Фото: pics.autonews.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading