16+

Тәмәге төпчеге аркасында кеше гомере өзелгән

Кичә кич республиканың Азнакай районы Әгер авылында янгын чыккан.

Тәмәге төпчеге аркасында кеше гомере өзелгән

Кичә кич республиканың Азнакай районы Әгер авылында янгын чыккан.

Бу турыда янгын сагы хезмәтенә 23.30 сәгать тирәсендә хәбәр килгән.

Янгын сүндерүчеләр ике катлы сарай януын күргән. Алар берничә минуттан янгынны сүндергән, 18 кв.метр мәйданга зыян килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгын сүндерүчеләр 47 яшьлек ир-атның мәетен тапкан, ул йорт хуҗасында кунарга калган булган.

Якынча мәгълүмат буенча янгын сүндерелмәгән тәмәкедән чыккан.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading