16+

Тәмәке бирүдән баш тартканы өчен хатын-кызны ерткычларча кыйнаган татарстанлыны тотканнар

Хатын-кызны кыйнау мизгеле видеокүзәтү камераларына эләккән.

Хатын-кызны кыйнау мизгеле видеокүзәтү камераларына эләккән.

Тәмәке бирүдән баш тартканы өчен хатын-кызны типкәләп һәм йодрыклап кыйнаган егетне Әгерҗедә ЮХИДИ инспекторлары тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Хатын-кыз социаль хезмәткәр булып эшли икән һәм шул хәл булган көнне ул өлкән яшьтәге гражданнарның йортларын йөреп чыккан. Эштән соң ул өенә кайта булган. Гагарин һәм Нариманов урамнары чатында аның янына спиртлы эчемлекләр исе килгән бер егет килгән. Тегесе хатын-кыздан тәмәке бирүне таләп иткән.
"Миндә тәмәке юк"дип әйткән сүзләрдән соң, ир-ат үз автомобиленә утыра да ике тапкыр машинасы белән хатын-кызны җиңелчә бәрдерә.
Шуннан соң хатын, урыныннан торып, урам буйлап йөгерә, анда узып баручы машинаны туктатып, йөртүчесеннән ярдәм сораган. Ләкин исерек ир аны куып җитә, аяктан ега һәм аны куллары һәм аяклары белән кыйный, тукмаклый башлый. Тукталган машина йөртүче хатын-кызга торырга ярдәм иткән һәм аны хастаханәгә илткән. Әлеге хәл видеокүзәтү камераларына эләккән, алар бөтен социаль челтәрләр буйлап таралган.

Шул ук көнне кич белән ЮХИДИ хезмәткәрләре 33 яшьлек җинаятьчене тоткарлаган. Медицина тикшерүе нәтиҗәләре буенча ир-атның исерек булуын ачыклаганнар. Аңа исерек хәлдә машина белән идарә итү өчен административ беркетмә төзелгән.

Ул үз гаебен таныган, әмма исерек килеш кылынган үз гамәлләренең сәбәпләрен һәм шартларын аңлата алмаган.
Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларындагы язманы алган һәм аны өйрәнгән. Кыйнау факты буенча хатын-кызның сәламәтлегенә китерелгән зыян дәрәҗәсен билгеләү өчен суд-медицина экспертизасын билгеләгәннәр. Экспертиза нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул итәчәкләр.

Фото: видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading