16+

Тәмәке тарткан арада баласы ваннада батып үлә

"Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан

Тәмәке тарткан арада баласы ваннада батып үлә

"Саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан

Мәскәүнең төньяк районында урнашкан фатирда юындырган вакытта кечкенә кыз батып үлгән.

РИА Новости чыганагы мәгълүматы буенча, әнисе баланы ваннада калдырып күрше бүлмәгә дуслары белән карта уйнарга чыгып китә. Хатын кире юыну бүлмәсенә кире кергәндә, кызчык сулаудан туктаган була инде.

РЕН ТВ ана кешегә 23 яшь дип хәбәр итә. Билгеләп үтелгәнчә, ул кызын ваннадагы суга утырткан һәм аш-су бүлмәсенә тәмәке тартырга чыгып киткән. Биредә әни кеше мавыгып дуслары белән картада уйный башлый һәм баласы турында онытып җибәрә. Соңрак, дусларының берсе ваннадан суның агып чыгуын күреп ала, хатын кыз баласы янына йөгерә, ләкин сабый үлгән була. 

Мәскәү тикшерүчеләре "саксызлык аркасында үлемгә китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Прокуратура шулай ук әлеге фаҗига буенча тикшерү үткәрә.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading