16+

«Тәмле Казан» фестиваленә 50 меңнән артык кеше, 100 катнашучы көтелә

Бу елның 18-19 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак.

Бу елның 18-19 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивале узачак.

«Тәмле Казан» гастрономия фестивале – шәһәребез халкы һәм кунаклары ярата торган традицион чараларның берсе. 2018 елда фестиваль вакыйгалы туризм өлкәсендә «Russian event awards» Россия илкүләм премиясенең «Гастрономик туризм өлкәсендә иң яхшы туристик вакыйга» номинациясендә гран-при алды.

«Тәмле Казан» фестивале инде алтынчы мәртәбә уза. Бу вакыйга ел да 50 меңнән артык кешене, 100 катнашучыны җыя, алар арасында шәһәр рестораннары, крафт гастрономия продукциясе җитештерүчеләр, фермерлар һәм шәһәрнең җәмәгать туклану индустриясендә һәм кунакчыллык өлкәсендә эшләүчеләр бар.

Тәмле фестивальне уздыру урыны – Игенчеләр сарае каршындагы мәйдан.

Фестиваль кунакларын 2 көн дәвамында 10:00 дән 21:00 гә кадәр, тәмле ризыктан тыш, милли коллективлар чыгышлары, бәйгеләр, Казанның әйдәп баручы шеф-поварларыннан мастер-класслар һәм башкалар көтә.

Быел Татарстан җирендә җитештерелгән милли продуктларны һәм ризыкларны танытуга аерым басым ясалачак. Фермер продуктларын кулланучы туклану нокталарына махсус билгеләр куелачак, ә сәхнәдә беренче тапкыр «Татар әбиләре шеф-поварларга каршы» дигән гастрономик шоу-ярыш узачак.

Фестивальдә казанлылар һәм башкалабыз кунаклары татарча чәй эчү серләренә дә төшенәчәкләр.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Тәмле Казан»да Төбәк азык-төлек брендларының «Россия тәмнәре» илкүләм конкурсында Татарстан Республикасыннан чыгыш ясый торган предприятиеләр дә катнашачак. Алар арасында ит ризыклары, милли тәм-томнар, сыр һәм хәтта виноград эчемлекләре җитештерүче 17 предприятие бар. Боларның барысын да фестивальдә татып карарга, ә ошаган ризыкларны сатып алырга мөмкин булачак.

ҮТКӘРҮ КӨНЕ: 2021 елның 18-19 сентябре

НЬЮСМЕЙКЕРЛАР: Санникова Дарья Александровна, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры.

ЭЛЕМТӘ: Вәлиева Динә Фоат кызы, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесенең туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы, 8-950-320-54-55

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading