16+

«Тәмле Казан» фестивалендә кунаклар 16 тонна тәмлүшкәне авыз иткән

Узган ялларда Казанның Меңьеллык паркында «Тәмле Казан» дип аталган гастрономик фестиваль узды. Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, анда кунаклар 16 тонна ризыктан авыз иткән.

Узган ялларда Казанның Меңьеллык паркында «Тәмле Казан» дип аталган гастрономик фестиваль узды. Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, анда кунаклар 16 тонна ризыктан авыз иткән.

                                                                                                 

Әлеге фестивальдә 25 мең казанлы һәм Россиянең 15 шәһәреннән унике мең кунак булган. Шулай ук фестивальне чил ил туристлары да үз иткән. Аларның саны өч меңнән артык киткән.

Меңьеллык паркында ресторан, кафе, кондитерларның 46 павильоны һәм фермер продукциясе сата торган унике нокта эшләгән. Алар арасында кунакларның күңеленә ит һәм диңгез продуктларыннан әзерләнгән ризыклар, кыздырылган туңдырма, сырлар һәм сыек азот кушылган лимонад аеруча хуш килгән.


Фестивальдә төрледән-төрле бәйгеләр дә уздырылган. Мәсәлән, “Шәһәрнең иң тәмле рестораны” бәйгесендә волонтерлар иң ошаган туклану урынын күрсәткән махсус фишкалар тараткан. Халыкның тавыш бирүенә карап, “Тимерхан” рестораны җиңеп чыккан. Икенче урында - «Урюк», өченчедә  FishBox гастропроекты  танылган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading