16+

«Тәмле Казан» сыйлады

Узган ялларда Казанда Игенчеләр ­сарае каршында «Тәмле Казан» фестивале узды.

Узган ялларда Казанда Игенчеләр ­сарае каршында «Тәмле Казан» фестивале узды.

Шәһәрнең 50 рестораны, кофейнясы һәм башка туклану оешмалары, фермер предприятие­ләре кунакларны һәм шәһәрлеләрне тәмле һәм гадәти булмаган ризык­лар белән сыйлады.
Фестивальдә нинди генә ризыклар юк иде: грузин кухнясының хинкали, хачапури, чурчхелалары, диңгез продуктлары белән итальян пастасы һәм, әлбәттә инде, татар сый-нигъмәтләре. Шулай ук фастфудларны да сайлап алырга мөмкинлек бар иде. Һәм, елдагыча, зур казанда пешерелгән пылаудан авыз итәргә теләүчеләр дә күп иде. Оештыручылар сүзләренә караганда, ике сәгать эчендә 50 кг пылау ашалган.

Моннан тыш, халык күпләп ит, сөт, ярымфабрикатлар, бал, камыр ризыклары тәкъдим ителгән фермер аллеясын да, төрле төрдәге сырлар тезелгән киштәләрне дә үз итте.
Фестивальгә килүчеләр сыйланып кына калмады, ә һәртөрле бәйгеләрдә дә катнашты, музыкаль коллективларның чыгышларын да карады.
Туристлыкны үстерү буенча комитет директоры Дарья Санникова әйтүенчә, киләсе елга казанлыларга венгер һәм кытай кухнясы да тәкъдим ителәчәк.

– Фестивальнең төп бурычы – татар милли кухнясын популярлаштыру. Шул ук вакытта без Казанда төрле кухнялар тәкъдим ителүен дә күрсәтергә телибез. Иң мөһиме: шушындый салкынча көннәрдә «тәмле» вакыйгалар белән шәһәр халкын һәм кунак­ларны сөендерәбез, – ди ул.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр «Тәмле Казан» 2016 елда Иске Татар бистәсендә уздырылган иде. 2017 елда ул «Казан» гаилә үзәге территориясендә узды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading