16+

Тән тиресе – Галәм киңлеге

Кешенең организмы Галәм киңлекләренә охшаш икәнен белә идегезме әле? Пациентлар Бөтенроссия Союзы тән тиресе белән Марс кратерлары, Ай өсте арасында охшашлык тапкан. Микроскоп аша карасаң, тире әллә нинди космик пейзажларны хәтерләтә икән.

Моны сез үзегез дә Казанның Горький ял һәм күңел ачу паркына барып күрә аласыз. 24 майдан алып 7 июньгә кадәр анда «Кожа: лунный пейзаж» дигән үзенчәлекле фотокүргәзмә эшли. Биредә, тән тиресенең төрле өлешләрен микроскоп аша фотога төшереп, ун үзенчәлекле макрорәсем булдырганнар. Фотопроект псориаз белән интегүче авыруларның проблемаларына халыкның игътибарын җәлеп итү өчен оештырыла. Планетаның 4 проценты, Россия­нең 3 миллион халкы әлеге яман чир белән интегә икән.

Фотолар авторы Александр Плотников сүзләренчә, һәр кеше – үзенчәлекле, тирән, серле дөнья. Шуңа күрә дә үзеңне ничек бар – шулай яратырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading