16+

Әтнәдә көчле янгын: ике кеше татлы йокыларыннан уяна алмый

Әтнә районы Өшкәтә авылындагы өйдә чыккан янгында үлүчеләр дә бар.

Әтнәдә көчле янгын: ике кеше татлы йокыларыннан уяна алмый

Әтнә районы Өшкәтә авылындагы өйдә чыккан янгында үлүчеләр дә бар.

Районның 108нче янгын бүлегенә Өшкәтә авылында янгын чыгу турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр тиз арада янгын булган урынга барып җитәләр. Тик ялкын телләре өйне чолгап алган була. Шулай ук йорт эчендә кешеләр булуы турында да хәбәр алына. Кызганычка каршы, иртәнге татлы йокыдан өй эчендәге ике кеше дә уяна алмыйлар. 

Әлеге хуҗалыкка махсус исемлек нигезендә янгынны кисәтә торган датчиклар куярга тиеш булганнар. Тик йорт хуҗалары катгый рәвештә ризасызлык белдереп, датчикларны куйдырмаганнар. Югыйсә, датчикларны куйдырган булсалар, аның тавышына уянып исән дә калган булырлар иде. Янгынны кисәтү датчиклар юкка гына уйлап чыгарылган әйберләр түгел бит инде. Кеше гомерен саклап калыр өчен эшләнгән гамәлләр. 

Чыганак: Әтнә таңы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading