16+

Төнге Казан урамнары буйлап велосипедта йөрергә чык

25-26 сентябрьдә Казанда ел саен уздырыла торган "Төнге Велофест" чарасы узачак.

25-26 сентябрьдә Казанда ел саен уздырыла торган "Төнге Велофест" чарасы узачак.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндәге сәфәр гадәттәгечә Казан спортсменнары һәм спорт яратучылары гына түгел, ә күрше төбәкләрдән килгән кунакларны да берләштерәчәк.

Катнашучыларны 4 тукталышлы матур маршрут көтә:
1 тукталыш – Карл Фукс исемендәге сквер;
2 тукталыш – Ш.Мәрҗәни урамы;
3 тукталыш – Меңьеллык мәйданы;
4 тукталыш – "Казан" гаилә үзәге.

Велофест маршруты Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының тематикасына катнашы булган объектлар яныннан узачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 15 км чамасы тәшкил итәчәк. Чараны 20:00дә Беренче Май мәйданында башлаячаклар, ә велоэкскурсиягә старт 22:00дә биреләчәк.

Фестиваль кысаларында Казанның танылган туристлык бизнесы эшлеклеләренең "БИМ-радио" эфирында кызыклы шәрехләре планлаштырылган. Шунлыктан фестиваль кунаклары көзге шәһәрнең төнге күренешләренә сокланып кына калмыйча, Татарстан Республикасы башкаласының әһәмиятле урыннары турында кызыклы фактлар да беләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading