16+

Төнге велофестка кушылыгыз!

Бу елның 25 сентябреннән 26 сентябрьгә каршы төндә Казанда ел саен уздырыла торган «Төнге Велофест» чарасы узачак.

Бу елның 25 сентябреннән 26 сентябрьгә каршы төндә Казанда ел саен уздырыла торган «Төнге Велофест» чарасы узачак.

«Төнге Велофест» – «Кунакчыл Казан» зур проектының бер өлеше, Казанны Россиядә иң кунакчыл шәһәр итү өчен бергә җыелган шәһәрлеләр берләшмәсе.

Шимбәдән якшәмбегә каршы төндә җәяүле сәфәр гадәттәгечә төрле велоҗәмгыятьләрне: Казан спортчыларын һәм һәвәскәрләрен генә түгел, ә күрше төбәкләрдән килгән кунакларны да берләштерәчәк. Катнашучыларны 4 тукталыш ясала торган матур маршрут көтә:

1 нче тукталыш – К.Фукс исемендәге сквер,

2 нче тукталыш – Ш.Мәрҗани урамы,

3 нче тукталыш – Меңьеллык мәйданы,

4 нче тукталыш – «Казан» гаилә үзәге.

Велофест маршруты туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы тематикасына кагылышлы объектлар буйлап узачак. Маршрутның гомуми озынлыгы 15 км чамасы тәшкил итәчәк. Чара 20:00 сәгатьтә Беренче Май мәйданында башлана, ә 22:00 сәгатьтә төнге велоэкскурсиягә старт биреләчәк.

Фестиваль кысаларында Казанның туристлык бизнесында эшләүче танылган шәхесләренең «БИМ-радио» эфирында кызыклы шәрехләре планлаштырылган. Шунлыктан фестиваль кунаклары көзге шәһәрнең төнге күренешенә сокланып кына калмыйча, Татарстан Республикасы башкаласының әһәмиятле урыннары турында кызыклы фактларны да беләчәкләр. Шулай ук, велоэкскурсиядән тыш, программада шәһәр башлыкларының чыгышлары, фудкорт һәм кайнар диджей-сет планлаштырылган.

ҮТКӘРҮ КӨНЕ: 2021 елның 25-26 сентябре

НЬЮСМЕЙКЕРЛАР: Санникова Дарья Александровна, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры.

ЭЛЕМТӘ: Вәлиева Динә Фоат кызы, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесенең туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы, 8-950-320-54-55.

Сәлманова Гүзәл Әсгать кызы, «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» муниципаль казна учреждениесе директоры урынбасары вазифаларын башкаручы, 8-960-088-76-33.

Фото: http://vahpriv.kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading