16+

Төнлә чыккан янгында зыян күрүче бар

Аздан гына фаҗига булмый калган.

Аздан гына фаҗига булмый калган.

Әгерҗедә яшәүче ир торак йортта чыккан янгында агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын турында хәбәр 11 гыйнварда кичке сәгать сигездә янгын сүндерү номерына керә. Маяковский урамындагы торак йортның беренче катындагы фатир яна башлаган. Берничә минуттан һәлакәт урынына янгын сүндерүчеләр килеп җитә.
Сулыш битлекләре ярдәмендә коткаручылар 8 кешене саф һавага чыгарганнар, шул исәптән 2 бала. Әлеге йортта яшәүчеләрнең кайберләре янгын сүндерүчеләр килгәнче үк мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгәннәр. Тиздән ут сүндерелә. Ачыкланганча, янгын мәйданы 3 кв. м тәшкил иткән. Ут чыгу аркасында фатир хуҗасы зыян күргән, аны агулану диагнозы белән җирле хастаханәгә китергәннәр. Янгын чыгуның сәбәбе билгеләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading