16+

Төнлә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күпкатлы йорттагы янгыннан 14 кешене коткарган

9 февраль төнендә Түбән Кама коткаручылары краннар һәм махсус битлекләр ярдәмендә 14 кешене коткарганнар, шуларның 7се бала.

9 февраль төнендә Түбән Кама коткаручылары краннар һәм махсус битлекләр ярдәмендә 14 кешене коткарганнар, шуларның 7се бала.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе хәбәр иткәнчә, янгын турындагы хәбәр төнге уникенче яртыда килгән. Шалтыратучы хәбәр иткәнчә, Җиңүнең 30 еллыгы урамындагы 2/39 номерлы йортның дүртенче катында фатир янган.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәч, 18 кв.м мәйданлы бүлмәдә көчле төтен барлыкка килүен ачыклыйлар, төтен өске каттагы бүлмәләргә үткән. Янгын сүндерүчеләр килгәнче биш кеше өйдән мөстәкыйль рәвештә чыккан.

Янгын вакытында кулланылучы махсус баскыч ярдәмендә янгын сүндерүчеләр дүртенче каттагы тәрәзәдән ярдәм сораган ике баланы коткарганнар.
Шулай ук янган бүлмәдән махсус битлек ярдәмендә хатын-кыз коткарылган. Ул табибларга тапшырылган. Аңа шунда ук ярдәм күрсәтелгән, госпитализация таләп ителмәгән.

Моннан тыш, махсус баскыч ярдәмендә бишенче каттан өч бала, җиденче каттан коткаручы битлеге ярдәмендә - тагын 2 бала һәм 6 өлкән кеше - 3 ир-ат һәм 3 хатын-кыз коткарылган.
00:05 дә янгын сүндерелгән.
Янгын нәтиҗәсендә 2-3 дәрәҗәдәге термик пешү (50%) диагнозы белән 1964 елгы ир-ат, 2 дәрәҗәдәге (40%) пешү диагнозы белән 1965 елгы хатын-кыз Түбән Камага хастаханәгә озатылган.
Ут чыгуның сәбәбен Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклый. Төрле версияләр карала: ут белән саксыз эш итү (шул исәптән тәмәке тартканда саксызлык) һәм электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading