16+

ТНВ каналында бәйсез экспертлардан торган худсовет оештырыла

Быел яз аенда "Яңа гасыр" телевидениесенең сәнгать шурасы каналда барган барлык программаларны карап, бәяләп чыккан.

Быел яз аенда "Яңа гасыр" телевидениесенең сәнгать шурасы каналда барган барлык программаларны карап, бәяләп чыккан.

Бу хакта "Яңа гасыр" телерадикомпаниясе" ААҖ генераль директоры урынбасары, баш редактор Данил Гыйниятов хәбәр итте. Бүген яңа телесезонга багышланган матбугат конференциясе узды.

Данил Гыйниятов "Яңа гасыр" телеканалында даими тапшырулар челтәре формалашканын әйтте. "Быел яз аенда телевидениенең сәнгать шурасы каналда барган барлык программаларны карап чыкты. Аларның саны 60 тан артык. Һәрберсен карап, алар бүгенге көн таләпләренә җавап бирәме, форматтан, концепциядән читләшмиме дип бәя бирелде. Аның нәтиҗәсе буларак, телевидениенең даими тапшырулар челтәре формалашты. Ягъни, дүшәмбедән алып җомгага кадәр һәр көнне бер үк вакытта бертөрле тапшыруларны эфирга чыгару максаты куелды", - дип белдерде Данил Гыйниятов.



Аның сүзләренә караганда, хоккей матчлары булган көнне бу челтәр бераз "ватылып ала", берничә программа төшеп кала. Әмма тапшырулар челтәренең төп нигезе даимилеккә корылган. Эш көннәрендә иртәнге якта татар телендә "Манзара" тапшыруы ачып җибәрә. Аннары рус телендә "Народный будильник" урынына "Здравствуйте" тапшыруы эфирга чыга. Данил Гыйниятов хәзерге вакытта "Манзара" студиясен яңарту, тышкы бизәү эшләре алып барылуын әйтте. Шимбә-якшәмбе күңел ачу, җырлы-моңлы чаралар, спектакльләр күрсәтелә торган көннәр булачак.

Данил Гыйниятов әйтүенчә, бүгенге көндә телевидениенең тышкы сәнгать советын булдыру турында сүз бара. Ягъни, бәйсез экспертларны җәлеп итү ниятләнә.

Фото: matbugat.ru

tatar-inform.tatar

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading