16+

Ток сугу аркасында имгәнгән яшүсмер тормышы өчен табиблар көрәшә

7 июль кичендә Башкортстанда Туймазы районының Балтай авылында фаҗига булган.

Ток сугу аркасында имгәнгән яшүсмер тормышы өчен табиблар көрәшә

7 июль кичендә Башкортстанда Туймазы районының Балтай авылында фаҗига булган.

10 яшьлек Илназ Д. трансформатор подстанциясенә менгән һәм электр чыбыгына тотынган. Ток сукканнан соң ул җиргә килеп төшә.
Бу якында гына футбол уйнаучы малайлар күз алдында булган. Алар җирле фельдшер Гөлнара Сәяховага булган хәл турында хәбәр итәләр. Хатын-кыз малайга беренче медицина ярдәме күрсәткән, кемдер "ашыгыч ярдәм" чакырткан, бәлагә тарган баланың әти-әнисенә шалтыраткан.
- Илназ аңында иде, гел елады, кулларын тоймавын әйтте, - дип сөйли шаһитлар.

Башта баланы "ашыгыч ярдәм" дә район хастаханәсенә алып китәләр, биредә аңа операция ясыйлар, ә икенче көнне Уфа пешү үзәгенә күчерәләр.
 «Тумазинский вестник» хәбәрчесе гадәттән тыш хәл булган авылга барган.
... Авыл зираты янындагы юл - авыл балаларның яраткан уен урыны. Биредә футбол уйныйлар. Шунда ук трансформатор подстанция урнашкан. Өлкәннәр аның янына килергә дә курка, чөнки аннан коточкыч тавыш ишетелә. Ләкин Илназ, күрәсең, моңардан куркып тормаган.
Илназ - күп балалы гаиләдән, җиде бала үстерәләр, икесе - тәрбиягә алынган. Олы балаларның өчесе эшли инде. Әтиләре Карамалы-Гобәй мәктәбендә эшли, әнисе-хуҗабикә. Фаҗига вакытында малайның әти-әнисе өйдә, хуҗалык эшләре белән мәшгуль булганнар.

- Улым дусларым белән уйнарга барам, диде, - дип сөйләгән хәбәрчегә баланың әтисе Марат Низаметдин улы. - Кичке 10да өйгә кайтам дип вәгъдә итте. Гаиләдә шундый гадәт бар-каникуллар булса да, уннан да соңга калмыйча өйдә булырга кирәк. Телефон шалтырады - кәрәзле элемтә тотмый - Илназ бәлагә юлыккан, диделәр. Без хатыным белән машинага утырдык та һәм шунда киттек. Хәзер хатыным Уфада, улым янында. Аның янына кертмиләр, ул реанимациядә, табиблар аның кулларын саклап калырга тырыша. Илназ гаиләдә иң кечесе, бөтен кеше дә аны ярата. Күңелле, шаян, бер минут та эшсез утырмый, отличник. Укый белми иде әле, компьютерны үзләштерде. Аның ярдәмендә яшьтәшләреннән күпкә иртәрәк укырга өйрәнде. Хәзер хәтта компьютер программалары да язып карый. Мин барысын да аңлыйм, балаларга бөтен әйбер кызык бит. Әмма мондый үтә дә куркыныч объектлар киртәләнгән булырга тиеш дип саныйм.

Фото: http://vuslon.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading