16+

“Толстой елы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Казан Идел буе федераль университеты бинасында “Салават күпере” балалар журналы редакциясе уздырган “Толстой елы” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

“Толстой елы” бәйгесенең җиңүчеләре билгеле булды

Бүген Казан Идел буе федераль университеты бинасында “Салават күпере” балалар журналы редакциясе уздырган “Толстой елы” бәйгесенең җиңүчеләре бүләкләнде.

“Бәйгедә 207 эш кабул ителде. Җиңүчеләрне ачыклау кыен булды. Шуңа күрә аларны лототрон ярдәмендә билгеләдек. Җиңүчеләрне билгеләү һәм игълан итү күренеше турыдан-туры эфирда алып барылды. Өч баланы җиңүче дип таптык”, - диде “Салават күпере” балалар журналы редакциясенең баш мөхәррире Зилә Хөснетдинова.

Җиңүчеләр исемлеге:
1. Зәринә Низамова – Биектау районы, “Тургай” балалар бакчасы;
2. Самат Идиятуллин – Тәтеш районы, “Рябинушка” балалар бакчасы;
3. Әдилә Сәләхетдинова - Арча районының 2нче номерлы мәктәбе.

Җиңүчеләргә үзләре теләгән бүләкләр тапшырылды. Балалар сораган бүләкләр арасында курчак, Лев Толстой китабы һәм 3D ручка бар.

Тантана барышында “Салават күпере” редакциясе “Чемпион буласым килә!” бәйгесенең дә җиңүчесен бүләкләде. Ул Кайбыч районыннан Әмин Сәләхов булды.

Марат Мөбарәкшин

Татар-информ

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading