16+

Томан, буран һәм 30 градуска кадәр салкын көтелә

Бүген, 6 декабрьдә, Татарстанда «Көнчыгыш циклонның атмосфера фронты» йогынтысында һава шартларының тиз үзгәрүе көтелә.

Бүген, 6 декабрьдә, Татарстанда «Көнчыгыш циклонның атмосфера фронты» йогынтысында һава шартларының тиз үзгәрүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, республикада болытлы һава торышы көтелә, төнлә күк йөзе аязырга мөмкин. Кар фаразлана, урыны белән юеш кар да яварга мөмкин. Кайбер районнарда, шулай ук Казанда томан, буран көтелә, көндез юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Көньяк-көнчыгыштан көчле җил исә, вакыты белән секундына 16 метрга кадәр көчәячәк. Төбәк юларында бозлавык, көндез урыны белән кар көртләре булырга мөмкин, дип кисәтә синоптиклар.

Төнлә һава температурасы -17..-22 градус салкын, көнчыгыш районнарда -25..-30 градус. Иртән бераз җылытачак, -9..-14 градус булса, көнчыгыш районнарда -15..-20 градус. Көндез һава температурасы -4..-9 градус (Казанда — 5-7 градус салкын).

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда +1 градуска кадәр җылыта. Аннары температура янә төшәчәк.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading