16+

Торак инспекторлары туплый башлыйлар

Вәкаләтем булса, торак-коммуналь тармакта тәртип урнаштырыплар күрсәтер идем мин, дип, җилкенләнеп йөрүче активистлар бар инде ул. Шундый кешеләр өчен мөмкинлек туды.

Торак инспекторлары туплый башлыйлар

Вәкаләтем булса, торак-коммуналь тармакта тәртип урнаштырыплар күрсәтер идем мин, дип, җилкенләнеп йөрүче активистлар бар инде ул. Шундый кешеләр өчен мөмкинлек туды.

– Җәмәгать торак инспекторлары туплый башлыйбыз, – дип хәбәр итте “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” башкарма директоры Дмитрий Романов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Моның өчен Россия гражданы булу, Татарстанда даими яшәү һәм яшең 18 яшьтән дә ким булмау шарт. Дәүләт хезмәтендәгеләргә, хөкемгә тартылганнарга мондый вазифа бирелми.

Дмитрий Романов әйтүенчә, махсус уку курслары узган кешеләргә “Җәмәгать торак инспекторы” дигән таныклык тапшырыла. Казанда - 15, ә калган муниципаль берәмлекләрдә берәр инспектор булдыру ниятләнелә.

– Җәмәгать торак инспекторына хезмәт хакы түләнми. Яшь пенсионерлар арасыннан бу эшкә алынучылар табылыр. Өйдә утыру түгел бит, җәмәгать тормышында кайнау мөмкинлеге, – дип яңалыкны тулыландырды “Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге” идарәсе рәисе Михаил Застела.

Теләге булган кешеләр Казанда Лабочевский урамындагы 10в йортына урнашкан үзәккә мөрәҗәгать итә яки 8 (843) 236-29-97 телефоны аша шалтырата ала. Телефоннан дүшәмбе-җомга көннәрендә 9.00-18.00 сәгатьләрдә хәбәрләшергә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading