16+

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар ясыйлар

Закон проекты февраль азагына кадәр кертеләчәк.

Закон проекты февраль азагына кадәр кертеләчәк.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар кертергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдимне РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышов ясаган. Әмма ташламалар барлык кулланучыларга түгел, ә кәгазь квитанцияләрдән баш тартучыларга гына бирелергә тиеш, ди депутат. 

Аның сүзләренчә, кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл белән түли икән, аңа ташлама ясалырга тиеш. Чөнки бу очракта квитанция кәгазенә һәм почта хезмәтенә акча сарыф ителми. 

Хәзерге вакытта россиялеләр квитанцияләрне кәгазьне дә, электронны да алырга хокуклы. Әмма кәгазь квитанцияләрдән баш тарту каралмаган. 

Ташламаларның зурлыгы депутат тәкъдиме уңай җавап алган очракта билгеләнәчәк, дип яза “Известия” газетасы. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading