16+

Торак-коммуналь хуҗалыгына кагылышлы 3 сорауга ҖАВАП

Йорт ишегалларында машина кую өчен кешеләр еш кына үзләре урын билгеләп куя. Ул мәйданчыкны чылбыр белән уратып алучылар да бар. Бу законлымы?

Йорт ишегалларында машина кую өчен кешеләр еш кына үзләре урын билгеләп куя. Ул мәйданчыкны чылбыр белән уратып алучылар да бар. Бу законлымы?

– Әгәр дә йорт милекчеләре берләшеп ясаган парковка турында сүз бармый икән, бер генә кеше, хәтта торак милекчесе булса да, берни эшли алмый. Аның үз машинасын куяр өчен урын алып куюы законлы түгел. Бу очракта идарәче компания җәзага тарта алмый. Иң яхшысы – шәһәр администрациясенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Мин торак милекчеләре ширкәте рәисе түгел, торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә законнарны үзләштерергә өйрәткән курс­лар уза аламмы?
– Әйе, моның өчен 8 (843) 236-29-97 телефоны аша «Грамоталы кулланучы мәктәбе»нә язылырга кирәк. Уку бушлай.


ОДН бетте дип ишеттем, хәзер бу чыгымнары кем түли?
– 2017 елдан ОДН (гомумйорт ихтыяҗлары) дигән төшенчә бөтенләй бетерелде, хәзер кешеләр норматив буенча түләгәннән соң калган чыгымнарны торак-коммуналь хуҗалыклары, идарәче компанияләр күтәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading