16+

Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелеккә юлыксаң, иҗтимагый палатага шалтырат

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында 2015-2020 елларда коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” программасын раслау турында”гы карарын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы “Кайнар элемтә” оештыра.

“Кайнар элемтә” 26 июньдә 11.00-16.00 сәгатьләрдә бара. Иҗтимагый палата әгъзалары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә ришвәтчелек мәсьәләләре буенча җәмәгатьчелекне кабул итә, шулай ук телефоннан хәбәрләр тыңлый.

Чарада республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шушы министрлыкның җәмәгатьчелек советы, Дәүләт торак инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы тору идарәсе, Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе вәкилләре катнаша.
Адрес: Казан, Батурин урамы, 7а, 136нчы кабинет.
“Кайнар элемтә” телефоны: 8 (843) 567-81-69.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading