16+

Торак йортларда исерткеч эчемлекләр сатылмаячак

Торак йортларда урнашкан кечкенә кафеларда алкоголь сатуны тыю турындагы канун үз көченә керде, дип яза ТАСС мәгьлүмат агентлыгы. 

Торак йортларда исерткеч эчемлекләр сатылмаячак

Торак йортларда урнашкан кечкенә кафеларда алкоголь сатуны тыю турындагы канун үз көченә керде, дип яза ТАСС мәгьлүмат агентлыгы. 

 

 

Документ күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең шикаятьләргә бәйле рәвештә төзелгән. Күпфатирлы йортларның беренче катларында һәм аның янәшәсендәге территорияләрдә урнашкан кафе, рестораннарда һәм барларда (зал мәйданы 20 квадрат метрдан артмаган) алкоголь сатуны тыю турындагы канун үз көченә керде.

Россия Президенты Владимир Путин бу хактагы документны 24 апрельдә имзалаган. "Парламентская газета"да бастырылган законның текстына караганда, ул 5 майда үз көченә керә.

Җәмәгать тәртибен бозу турында язылган күпсанлы мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләргә бәйле рәвештә төзелгән әлеге документ. Чөнки, килешәсездер, ишегалларында аунап ятучы исерекләрне күрү җаннарны өшетеп җибәрә. Балалар мәйданчыкларында да сыра шешәләре күтәреп эчеп йөрүчеләр, тынычлык бозучылар якын-тирәдә яшәүчеләрне хафага салалар, җинаять саны артуга сәбәпче булалар.  

Кабул ителгән закон шулай ук Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнарына күпфатирлы йортларда һәм алар янындагы территорияләрдә җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәткәндә алкоголь сатуның өстәмә шартларын билгеләү хокукы бирә. Бу шул исәптән кулланучыларга хезмәт күрсәтү залының мәйданы күләмен арттыруга, шулай ук мондый йортларда алкоголь продукциясен ваклап сатуны тулысынча тыюга да карый.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading