16+

Торакны бушлай хосусыйлаштыру вакыты тагын бер елга озайтыла

Торакны бушлай хосусыйлаштыру вакыты тагын бер елга, ягъни 2017 елның 1 мартына кадәр озайтыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Торакны бушлай хосусыйлаштыру вакыты тагын бер елга, ягъни 2017 елның 1 мартына кадәр озайтыла, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Татарстан Дәүләт Советында узган «Шәһәрне үстерү: торак һәм торак-коммуналь хуҗалык» форумы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Россия Дәүләт Думасының торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары, депутат Александр Сидякин искәртеп үткәнчә, хәзерге вакытта 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендә дип табылган торакта яшәүчеләрне күчерү процессы бара. Ул 2017 елга кадәр гамәлгә ашырылып бетәргә тиеш. Бүген Россиядә фатирларның 74 процентын хосусый милек тәшкил итә, Европада бу сан, күп дигәндә, 25 процент.

Депутат сүзләренчә, киләчәктә торакны бушлай хосусыйлаштыруны халыкның аерым категория­ләре, башлыча ятим балалар өчен генә гамәлдә калдыру турында сүз бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading