16+

Товар билгесен теркәүгә ТР эшмәкәрләре 350 мең сумга кадәр акча алачак

Эш милли проект кысаларында алып барыла.

Эш милли проект кысаларында алып барыла.

Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды Татарстан эшкуарлары өчен яңа хезмәт күрсәтәчәк һәм товар билгесен теркәү чыгымнарын каплаячак, бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшмәкәрләр өчен мондый мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм» милли проекты кысаларында барлыкка килде. Әгәр моңа кадәр товар билгесен теркәү чыгымнарын кластерларда катнашучыларга һәм инновацион өлкә проекты өчен генә каплый алсак, хәзер, июльдән башлап, чыгымнарны бөтен кеше өчен кире кайтару мөмкин.

Эшмәкәрләр эшкуарларга ярдәм фондыннан теркәлүгә тотылган 350 мең сумга кадәр кире кайтарырга мөмкин. Эшкуарларга милли проект кысаларында башка хезмәтләр дә мөмкин, мәсәлән, бухгалтерияне бушлай алып бару, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү, реклама хезмәтләре һәм башкалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading