16+

ТР Дәүләт Советы депутатлары корал алу яшен 21 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим иттеләр

Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына кертергә планлаштыралар.

Тиешле закон проектын Дәүләт Думасына кертергә планлаштыралар.

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары «Корал турында» Федераль законның 13 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» федераль закон проектын эшләде.
Закон проекты нигезендә, коралны саклау һәм куллану гарантияләрен көчәйтү максатларында, теләсә нинди корал сатып алуга хокук бирүче яшьне 18дән 21 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим ителә.

ТР Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров сүзләренчә, корал сатып алу хокукы хәрби хезмәт узган, шулай ук дәүләт хәрби оешмаларында хезмәт итүче һәм хәрби исемнәргә ия булган 21 яшькә кадәр гражданнар өчен сакланачак.
Инициатива авторлары закон проекты хупланачак һәм Дәүләт Думасына карауга чыгарылачак, дип фаразлый.

"Хәзерге вакытта комитет әлеге тәкъдимне Дәүләт Советы президиумына кертә. Әгәр дә Дәүләт Советы президиумы тәкъдимне хупласа, аны Дәүләт Советы сессиясе каравына чыгарачак, ул 11 июньдә булачак. Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан кабул ителгәннән соң бу инициатива Дәүләт Думасына җибәреләчәк ", - дип билгеләгән Александр Чубаров "Татарстан-24" хәбәрчесе белән интервьюда.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    25 яшьтэн кирэк hич тэ югы

    Мөһим

    loading