16+

ТР хастаханәләренең берсендә яшүсмер кызны кыйнаганнар

Чаллы хастаханәсендә кызлар арасында чыккан конфликттан соң полициягә ике гариза килгән.

Чаллы хастаханәсендә кызлар арасында чыккан конфликттан соң полициягә ике гариза килгән.

Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында әлеге хәбәр җәнҗал куптарды, диагностика-медицина үзәгендә бер хатын-кыз 16 яшьлек кызны кыйнап чыккан. Низагның төп сәбәбе бер палатада яткан кызлар арасында тавыш чыккан, һәм яшүсмерләрнең берсенең әнисе шул рәвешле кызын якларга булган.

Министрлык матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, хастаханәнең бер палатасында ике 17 яшьлек кыз һәм 9 яшьлек кыз дәваланган. Кечкенәрәге өлкәннәрнең уенында катнашырга теләк белдерә, ләкин аны уйнатмыйлар. Бала үч итеп, бу хакта үзенең опекунына зарланган. Ачуланган хатын медицина үзәгенә килгән, палатага үткән, шунда 17 яшьлек кызларның берсен күеп ала. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул кызның чәченнән өстерәп алып сөйри башлаган. Зыян күргән кыз бу хакта әнисенә зарланган.

Хәзерге вакытта полициягә ике гариза кергән - 9 яшьлек кыздан һәм 17 яшьлек кызның әнисеннән.

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading