16+

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: чит ил кешеләре вакытлыча QR-код ала алмаячак

Бүген Instagram да Татарстанда COVID-19 белән көрәш буенча оператив штабы турыдан-туры эфир үткәрде.

Бүген Instagram да Татарстанда COVID-19 белән көрәш буенча оператив штабы турыдан-туры эфир үткәрде.

Чит ил гражданнары вакытлыча QR-код ала алмаячак. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр. Татарстанга эшкә килгән мигрантларга төбәктәге поликлиникага теркәлергә киңәш иттеләр.
"Әгәр башка ил кешесе безгә килә икән, вакытлы код белән файдалана алмаячак. Ләкин кеше эше буенча озак вакытка килә икән, гражданнарга кирәкле кодларны алу өчен поликлиникаларга мөрәҗәгать итәргә кирәк ", - дип билгеләп үтте ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда коронавирус инфекциясен таратуга каршы көрәш чараларын көчәйттеләр. 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерү системасы эшли башлады. Сәүдә үзәкләренә дә код күрсәтеп кенә кертәләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading