16+

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: Республикада үлем-китем буенча әллә ни зур үзгәреш юк

Татарстанда үлем дәрәҗәсе алдагы еллар белән чагыштырганда җитди үзгәрешләр юк. Бу хакта Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: Республикада үлем-китем буенча әллә ни зур үзгәреш юк

Татарстанда үлем дәрәҗәсе алдагы еллар белән чагыштырганда җитди үзгәрешләр юк. Бу хакта Казанның сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков белдерде.

"Әйдәгез, мин саннардан бераз читкә китәм һәм үлем-китемнең без табиблар өчен нәрсә аңлатуын һәм аны ничек бәяләвебезне анализлап карыйм. Бер ай эчендә булган үлем-китемне бәяләү - мәгънәсез, минемчә. Бигрәк тә шактый кыска вакыт аралыгында, чөнки үлем күрсәткече төрле элементлардан төзелә. Моның турында сөйләсәң, ярты сәгатьлек лекция булачак, ләкин, шуңа да карамастан, Сәламәтлек саклау системасының нәтиҗәлелеген карау өчен, һичшиксез, өч-биш ел вакыт аралыгында үлүчеләр санын бәяләргә кирәк", - дип билгеләде Жаворонков журналистлар белән үткәрелгән матбугат конференциясе барышында. Спикер күрсәткәнчә, әгәр дә республикада мең кешегә булган үлем очракларын еллар буенча чагыштырсак, 2018 елның дүрт аенда, әйтик, үлүчеләр саны 12,1% тәшкил иткән. Биш ай эчендә күрсәткеч элеккечә калган, үсеш булмаган. 2019 елның дүрт һәм биш ае нәтиҗәләре буенча үлем-китем 11,3% тәшкил иткән. Агымдагы елның дүрт һәм биш аенда әлеге күрсәткеч 11,5% тәшкил иткән.

"Ягъни, күргәнегезчә, үлем буенча күрсәткеч үзгәрешсез, глобаль үсеш күзәтелми, - дип йомгаклады министр урынбасары.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Татарстан Республикасында коронавирусның 5 126 очрагы теркәлгән, шул исәптән 33е - узган тәүлектә. 3 979 кеше савыккан, 26 кеше әлеге чирдән вафат булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading