16+

ТР табибларына өстәмә түләүләрне алырга прокуратура ярдәм иткән

Коронавируслы пациентлар белән эшләгән, әмма РФ Президенты Владимир Путин вәгъдә иткән өстәмә акчаларын алмаган 131 Татарстан табибы, ниһаять, тиешле суммаларны алуга ирешкән.

Тик  ТР прокуратурасы ярдәме белән генә, дип яза әлеге ведомствоның матбугат хезмәте.

Яшел Үзәннән бер табиб гаризасын прокуратурага тапшырганнан соң гына, табиблар тиешле 9 млн сум акчаларны алуга ирешә. Әлеге табиб Казанда коронавируслы авырулар белән эшли. Ул хезмәт куйган хастаханә ТР Сәламәтлек министрлыгыныкы түгел, ә акционерлык җәмгыяте булып саналу сәбәпле, мондый авыр чорда эшләгән табибларга акчалар түләнелмәгән була.

Табибларга өстәмә түләүләр федераль бюджеттан бүлеп бирелә һәм прокуратура, хастаханәләрнең нинди формада булуларына карамастан, акчалар түләнелергә тиеш, дип саный. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading