16+

ТР Үзәк сайлау комиссиясе һәм ТР Иҗтимагый палатасы тавыш бирү барышында үзара хезмәттәшлек турында килештеләр

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайлау участокларының әзерлеген караган вакытта, гомумроссия тавыш бирүне уздыру барышында Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча гражданнарның хокукларын үтәүне бергәләп тикшереп торуны тәэмин итү турында белдерделәр.

"Иҗтимагый күзәтү тавыш бирүнең барлык этапларында оештырылачак. Оештыру күзәтүчеләре белән РФ Иҗтимагый палатасы һәм ТР Иҗтимагый палатасы шөгыльләнә", - дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. Өч яклы хезмәттәшлек кысаларында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гомумроссия тавыш бирүдә катнашучыларның хокукларын бозу фактлары турындагы барлык сигналларга оператив рәвештә җавап бирергә ниятли.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading