16+

Трамвайда ял көннәрендә генә йөреп булачак

Казан буенча ял көннәрендә ретро-трамвай йөриячәк.

Казан буенча ял көннәрендә ретро-трамвай йөриячәк.

Бөек Ватан сугышы хакында Җиңү тарихын сөйләгән борынгы трамвайда май ае буе сәяхәт итәргә мөмкин. Трамвай фронт тематикасы рухында бизәлгән: вагоннарның стеналарында сугыш елларында басылган газета сүрәте урын алган, истәлекле фотолар урнаштырылган. Сугыш елларында барлык авто техника да диярлек мобилизацияләнгән була, кешеләр өчен бердәнбер хәбәрләшү, хәрәкәт итү чарасы буларак трамвай сакланып кала. Алар арасында берсе - зур бер легенда. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Иван Кабушкин йөрткән 24нче номерлы трамвай аеруча истәлекле. Казанда Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан беренче трамвайга һәйкәл куела. Ә 24 нче трамвай исә башкалада ватандашларыбызның сугыш елларында күрсәткән батырлыкларын хәтерләтеп тора.

Эксурсия трамвае 2 нче маршрут буенча йөриячәк. Рейсның озынлыгы 40 минут. Трамвай «Тимер юлы» вокзалыннан кузгалып китәчәк. Ретро трамвайда йөрергә теләгән кешеләр 226-05-05 телефоны аша алдан языла ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading