16+

Транспортка бәяләр күтәрелүгә каршы чыкканнар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә шәһәр транспортына бәяләрне күтәрүгә каршы чыгып петиция әзерлиләр.

Транспортка бәяләр күтәрелүгә каршы чыкканнар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә шәһәр транспортына бәяләрне күтәрүгә каршы чыгып петиция әзерлиләр.

- Татарстанда җәмәгать транспортына бәяләр күтәрелүе дөрес түгел чөнки транспорт логистикасы дәрәҗәсе түбән, автобус, троллейбусл һәм трамвайлар халәте дә начар. Тукталышларда транспортны кырыгар минут көтәргә туры килә. Башка төбәкләрдә транспорт бәяләре югары булса да, аларда халык өчен барлык шартлар тудырылган, - дип язылган әлеге петициядә.

Исегезгә төшерәбез, февраль аенда җәмәгать транспорты бәясе күтәрелергә мөмкин. Узган ел азагында Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты транспортта йөрү бәясен 27 сумга җиткерергә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкты. Электрон карта белән түләү бәясе 25 сум булачак. Хәзерге вакытта документ Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында һәм прокуратурада карала.

 

Дамир Бәдриев фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading