16+

Транспортта QR-кодларны ничек тикшерәчәкләр?

22 ноябрьдән җәмәгать транспортында яңа кагыйдәләр буенча йөриячәкбез.

22 ноябрьдән җәмәгать транспортында яңа кагыйдәләр буенча йөриячәкбез.

Нәкъ 10 көннән, ягьни 22 ноябрьдән, Татарстанда яңа чикләүләр гамәлгә керә. Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров бүген журналистлар өчен үткәрелгән пресс-конференция барышында пассажирларның QR-­кодлар белән ничек йөриячәкләре турындагы сорауга ачыклык кертте.
18 яшьтән өлкәнрәк пассажирларга җәмәгать транспортында QR-кодсыз һәм медотводсыз йөрү тыелачак, ләкин бу таксига һәм төбәкара пассажир ташу белән шөгыльләнүче оешмаларга кагылмаячак.

Медотводы яки QR-коды булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк затларның ташламалы карталары шулай ук чикләнәчәк. Ләкин, министр урынбасары Егоров аңлатканча, картаны декабрь аена тулыландыручылар берни дә югалтмаячак, сумманы киләсе айга озайтачаклар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading