16+

Трассада юка халаттан булган, туңган әби табылган

17 декабря 2020, 13:44
2128
0
4
Уку өчен 2 минут

Бәхеткә аны коткарганнар.

Бәхеткә аны коткарганнар.

Татарстанда М7 трассасында юка халат кигән, бик нык туңган 79 яшьлек хатын-кызга ярдәм иткәннәр. Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.
16 декабрьдә иртәнге сәгать 5тә Мамадыш районында җылы өске киеме булмаган хатын-кызны күрүләре турында хәбәр килгән. Урынга килеп җиткән коткаручылар аны отряд урнашкан бинага алып кайтканнар, ә соңыннан табиблар кулына тапшырганнар.

Килеп чыккан хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана.

Фото: Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading