16+

Трассадагы фаҗигада ике кеше һәлак булган

Татарстан һәм Марий Эл чигендә берничә машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Трассадагы фаҗигада ике кеше һәлак булган

Татарстан һәм Марий Эл чигендә берничә машина бәрелешкән юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше үлгән.

Мари Эл Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итүенчә, һәлакәт кичә көндезге сәгать дүртенчедә Яшел Үзән - Йошкар Ола трассасының 77нче километрында булган.

«Тойота» машинасын йөртүче 28 яшьлек ир-ат зур тизлектә каршы хәрәкәт юлына чыгып, «ГАЗель» машинасына барып бәрелгән. Көчле бәрелүдән япон машинасы кюветка төшеп киткән, фургон борылып китеп, юлга аркылы баскан.

Шуннан соң аңа «Тойота» артыннан барган Татарстан номерлары куелган «Лада» һәм «Мерседес» фурасы килеп бәрелгән. 

Авариядә япон машинасының йөртүчесе һәм 19 яшьлек пассажиры һәлак булган. «Тойота»дагы 18 яшьлек егетне һәм «Газель»дәге 28 яшьлек пассажирны да авыр җәрәхәтләр алган хәлдә хастаханәгә китергәннәр.   

Чыганак: "Татар-информ"
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading