16+

Тәрбиячеләр 1,5 яшьлек баланы урамда онытып калдырган

Әлмәт шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында тәрбиячеләр 1,5 яшьлек баланы урамда онытып калдырган.

Әлмәт шәһәрендәге шәхси балалар бакчасында тәрбиячеләр 1,5 яшьлек баланы урамда онытып калдырган.

Моны видео аша күзәткән ата-аналар күреп алган. Балаларны мәйданчыктан бина эченә алып керәләр. Әмма бер минуттан видеода бала күренә. Ул 15-20 минут буе урамда ялгызы йөри.

Ата-аналар балалар бакчасының җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә. Моңа каршы исә бала үзе гаепле, ул тәрбияченең күз алдында булырга тиеш, дигән җавап ишетәләр. Ә балага нибары 1,5 яшь.

Ата-аналар әйтүенчә, биредә моңа кадәр дә күңелсез хәлләр булган. Әйтик, алар җибәргән бер видеода бер бала икенче баланы башы белән идәнгә суга. Моны күреп торган тәрбияче берни дә эшләми. Бу хәлдән соң баланың сәламәтлеге начарланган.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading