16+

Тәрбиягә алынган бала: Чулпан Хаматова гаилә серен ачкан

Аның 17 яшьлек олы кызы Ася тәрбиягә алынган бала икән. 

Аның 17 яшьлек олы кызы Ася тәрбиягә алынган бала икән. 

"Осторожно, Собчак!" тапшыруында актриса Чулпан Хаматова гаилә серен ачкан. Аның 17 яшьлек олы кызы Ася тәрбиягә алынган бала икән. Чулпан кызны 2003 елда беренче ире белән аерылышкач алган. 
– Морозов хастаханәсеннән алганда, аның директоры артымнан: “Әлбәттә, сезгә пиар кирәк”, – дип әйтеп калды. Миңа Асяны озак бирмәделәр, юридик яктан минеке саналса да, – дигән Хаматова.
Ул аны шул чорда Россия балаларын чит илгә сату буенча бизнес чәчәк атуы белән бәйләп аңлата. 
– Табиблар, баланы бирәсе килмичә, кызда бик күп авырулар бар дип язды, әмма ул чирләр аңарда табылмады. Мин Асяны Берлинга алып барып тикшерттем, аны сәламәт бала дип әйттеләр, – дигән актриса.
Аның әйтүенчә, Ася үзенең ничек дөньяга килүен белә. Әнисе аңа моның турында бала вакытында ук сөйләгән. Әкиятләр ярдәмендә сөйләп биргәч, бала моны тыныч кабул иткән. 
Чулпан Хаматованың өч кызы бар. Асядан кала, 19 яшьлек Арина һәм 10 яшьлек Ия исемле кызлар тәрбияли.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading