16+

Тәрбиягә бала алсаң, ташлама да бирәләр

“Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкиле, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров Россия халкы балаларны уллыкка-кызлыкка алсын өчен яңа ташламалар кертергә тәкъдим итә.

“Бердәм Россия” сәяси партиясе вәкиле, Дәүләт Думасы депутаты Евгений Федоров Россия халкы балаларны уллыкка-кызлыкка алсын өчен яңа ташламалар кертергә тәкъдим итә.

Депутат опекага яисә уллыкка бала алган гаиләләргә җир салымына ташламалар ясарга кирәк, ди.
Парламент вәкиле тәкъдимен Россия Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган.

Евгений Федоров фикеренчә, Россиядә караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштыру мөһим буоычларның берсе санала. Чөнки гаиләдә үскән бала яхшырак социальләшә, аның үсеше өчен яхшырак шартлар булдырыла.

Ташламага килгәндә, җир салымын исәпләгәндә, кадастр бәясе 600 кв. метр булган салым базасын киметү турында сүз бара. Әлегә мондый ташламага Бөек Ватан сугышы ветераннары, СССР һәм Россия геройлары, инвалидлар, пенсионерлар, күп балалы гаиләләр ия.

Федоров бу тәкъдим кабул ителгән очракта, гаиләгә бала алырга теләүчеләргә ярдәм булыр иде, дип саный. Шулай ук әлеге ташламалар инде гаиләләрендә опекунлыкка яисә гаиләгә бала алып, тәрбияләүчеләргә дә кагылачак. Ташламалар балаларга 18 яшь тулаганчы гамәлдә булачак.

Россия Министрлар Кабинеты мәгълүматлары буенча, 2021 ел башына илдә әти-әнисез һәм тәрбияләүчеләрсез калучы балалар саны 406 мең булган. Шуларның 365 меңе тәрбиягә алынган гаиләләрдә яшиләр.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин да балалы гаиләләрне социаль яклау мәсьәләсенә үз юлламасында зур игътибар бирде.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading